Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирга яшәргә кергән кешеләр дөм сукыр әбигә аш серкәсе эчертеп торган

Миграция хезмәтендә эшләүче танышы 94 яшьлек әбигә квартирантлар кертергә киңәш иткән.

news_top_970_100
Фатирга яшәргә кергән кешеләр дөм сукыр әбигә аш серкәсе эчертеп торган
https://pixabay.com/

Уфа шәһәрендә яшәүче 94 яшьлек Валентина Р. га аш серкәсе эчерткәннәр. Фатирына яшәргә керткән кешеләр әбидән шулай котылмакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Дөм сукыр әби Инорс микрорайонында үз фатирында яши. Аңа танышы квартирантлар кертергә киңәш итә. Шуннан соң бу әби үзе янында яшәргә элеккеге союздаш республикадан килгән ике ир-атны фатирга кертә.

Соңрак киңәш биргән таныш хатынның үз сәбәпләре булуы ачыклана. Ул миграция хезмәтендә эшләүче икән. Ә әби бик карт, аның сукырлык буенча инвалидлыгы да бар.

Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәне булган бу әбигә фатирга кеше кертеп тоту фикере ошый, башта бар да яхшы кебек тоела. Ир-атлар фатир өчен вакытында түләргә, өй тирәсендәге эшләр белән ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

«Старость в радость — Уфа» хәрәкәте волонтерлары сүзләренчә, пенсионер карчык фатирда оныгы Катя һәм аның баласы белән яши. Квартирантлар фатирга пропискага керүгә үк, әбинең тормышы тәмугка әверелә.

«Фатирга кергән ир-атлар аренда өчен түләми. Әҗәт биш айлык җыела. Алар әбине алдап, пенсиясенең яртысын үзләренә ала. Оныгы Катяны куркытып бетерәләр, опека органнары аша баласын тартып алу, үзен урамга куып чыгару белән яныйлар. Алар әбигә аш серкәсе эчертергә керешә. Моны ни өчен эшләгәннәрен фаразлап була», — ди волонтерлар.

Бәхеткә, әбигә башта күршеләре, аннары волонтерлар ярдәмгә килә. «Яңа коляска алабыз», дип, Катядан унбиш мең сум акча алган ир-атларны полиция тоткарлый. Соңрак ачыкланганча, алар бу акчаны да үзләштергән.

Хәзер волонтерлар, күршеләр һәм социаль яклау органы хезмәткәрләре бу хатыннарга ярдәм итә. Битараф булмаган кешеләр әбигә азык-төлек алу өчен акча да җыя. «Мәрхәмәтле кешеләргә зур рәхмәт», — дип яза активистлар.

Хәзер бу эшне Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерә. Алар әбине, туганнары, фатирны арендалап торган кешеләрне сораштырачак. Шулай ук аларның фатирда теркәлүенең законлылыгын тикшерәләр. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итә.

«Уфаның Калинин районы тикшерү бүлеге матбугатта чыккан хәбәрләр буенча тикшерү башлый», — дигәннәр ведомствода.

Волонтерлар Валя әби һәм аның оныгы Катяның вакытлыча яшәү өчен шифаханәгә күченүен әйткән. Җыелган акчаларга фатирда ремонт башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100