news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самарада скверда утырып торучы бабайга ут төртеп яндырганнар

Исерек ир-ат бабайга янучан сыеклык сипкән.

news_top
Самарада скверда утырып торучы бабайга ут төртеп яндырганнар
https://samara.sledcom.ru

2019 елның августында Самара шәһәрендә скверда эскәмиядә утырып торучы 71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр. Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.

Хокук саклаучылар җинаятьченең шәхсен бик тиз ачыклаган. Ул Самарада яшәүче Виктор Исаев булып чыккан.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2019 елның 19 августында җинаять кылганда Виктор исерек була. Ул 1948 елда туган ир-ат янучан сыеклык сибә һәм ут төртә.

Суд бу кешене аеруча вәхшиләрчә үтерүдә гаепле дип тапкан. Ул 18 елга ирегеннән мәхрүм ителде, диелә Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар