Кристина Орбакайте аягын сындырган

Җырчы сәхнәдә чыгыш ясый башлаганнан бирле беренче тапкыр тамашаларын кичектереп тора.

Россиянең атказанган артисты Кристина Орбакайте аягын сындырган. Ул инстаграмдагы сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Орбакайтенең аягына лангет бәйләвеч куйганнар, табиблар аңа «аяк сөяге сынган» дип диагноз билгеләгән.

«Концерт программасы өчен яңа постановка шулай башланды», — дип яза җырчы. Ул ничек имгәнгәнен язмаган.

Артист сүзләренчә, ул тарихта беренче тапкыр чыгышын кичектереп торырга мәҗбүр. Табиблар аңа кимендә өч атна аягына басмаска кушкан.