Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уналты яшьлек хоккейчы реанимациядә вафат булган

«Динамо» уенчысы матч вакытында аңын югалтып егылыган булган.

news_top_970_100

Мәскәүнең юниорлар «Динамо» хоккей командасының 16 яшьлек уенчысы Валентин Родионов реанимациядә вафат булган. Бу турыда «Российская газета» яза.

21 сентябрьдә ул Мәскәүнең ачык чемпионаты матчы вакытында аңын югалтып егылган. Аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, Морозов балалар клиникасына илткәннәр. Биредә аңа ашыгыч операция ясаганнар.

Табиблар яшь хоккейчының гомерен саклап калу өчен тырышса да, Родионовның йөрәге бүген туктаган.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, егет матч вакытында бортка бәрелгән. Шул чакта ул башын имгәткән. Аннары запас уенчылары урындыгына барып утыргач, аңын югалткан.

Валентин Родионовның әнисе дә быел ел башында үлгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100