Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы хатын кыз баланы мәктәптә яланаяк йөрергә мәҗбүр иткән

Дүртенче сыйныфта укучы кыз алмаш аяк киеме алып килмәгән булган.

news_top_970_100
Укытучы хатын кыз баланы мәктәптә яланаяк йөрергә мәҗбүр иткән
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсендәге Ачинск шәһәрендә бер укытучы дүртенче сыйныфта укучы кыз баланы бинада яланаяк йөрергә мәҗбүр иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Баланың алмаш аяк киеме булмау сәбәпле, укытучы шундый җәза уйлап тапкан.

Край прокуратурасы хәбәр иткәнчә, вакыйга 8 нче мәктәптә булган. Ведомство бу хәлне тикшерә, укытучы гамәлләренә һәм мәктәптә балаларның хокукларын яклауга бәя биреләчәк.

Моңа кадәр Карачаево-Черкесиядә укытучының балаларны тезләндереп гафу үтендерүе турында язганнар иде. Ул баланы хисапка кую белән куркыта, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100