420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Нурулла хәзрәт кичә Базарлы Матак районы хастаханәсендә вафат булган. Ул бүген җомга намазына кадәр Иске Үргәагар зиратында җирләнәчәк. Урыны җәннәттә булсын. Авыл халкы якыннарына сабырлык тели, — диде ул.
«Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Нурулла хәзрәт Фәттаховтан узган айда Үргәагар мәчете тарихы турында интервью алган иде. Нурулла хәзрәт җомга намазында 17-18 кеше булуын, мәчеткә йөрүчеләр барлыгын әйткән иде. «Хәзер исә үземнең урынына алмаш кеше эзләү белән мәшгульмен. Миңа 81 яшь, гел болай йөреп булмас, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Берәр кешегә тапшырып калдырырга иде исәбем», — дип сөйләгән иде ул.