Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре берничә көнгә бикләп киткән дүрт баланы күршеләре тәрәзәдән ашаткан

Ун яшьлек Дамир нәни энеләрен тәрбияләп торган.

news_top_970_100
Әниләре берничә көнгә бикләп киткән дүрт баланы күршеләре тәрәзәдән ашаткан
https://pixabay.com

Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендәге Осиновка бистәсендә әни кеше дүрт баласын фатирда бикләп калдыра. Балаларга азык-төлекне күршеләре бауга бәйләп, тәрәзә аша биреп тора. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Балаларга азык-төлек биргән мизгелләрне күрше-күлән видеога төшереп торган. Нәни малайлар фатир тәрәзәсеннән бауны аска төшерә. Күрше хатыны пакетны бауга бәйли һәм малайлар аны тартып алып менә.

Бу хәлне күргән хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, ул вакытында хәбәр итә.

«КП»-Иркутск» язганча, полиция урынга килә, фатирны таба, ләкин балалар ишекне ачмый. Өйдә өлкәннәр булмавы ачыклана. Әни кеше сабыйларны өсләреннән бикләп калдырган. Хокук саклаучылар балалар белән ишек аша аралаша. Аларның иң олысына 10 яшь, кечесенә бер яшь. Малайлар инде берничә көн ач утыралар. Әниләре исә чыгып китеп югалган.

«Әни китте, без үзебез генә өйдә утырабыз», — ди алар.

Күршеләре сүзләренчә, алар балаларның, игътибар җәлеп итү өчен, җылыту батареяларына сукканын ишеткән. Дамир исемле олы малай ярдәм эзләп, тәрәзәдән карап утырган. Стена аша яши торган күрше хатын балаларның елашканын да ишеткән. Ул ни булганын белешергә килгән, башка күршеләргә хәбәр иткән. Алар сабыйларны ашату җаен тапкан.

Полиция хезмәткәрләре бикле ишекне ватмый, алар коткаручылар чакыра һәм малайларны тәрәзәдән алып чыгалар.

Фатирдагы хәл бөтен кешен гаҗәпкә калдыра. Ярымшәрә балалар пычрак, бар әйбер төрле җирдә ята.

Балаларны табибларга тапшырганнар. Хәзер аларны тәрбияли алырдай туганнарын эзлиләр. 31 яшьлек әни кешене соңрак эзләп табалар һәм полициягә алып киләләр.

Күршеләре сүзләренчә, күп балалы күке-әнинең балаларын калдырып китүеп — еш була торган хәл. Ул сабыйларын ун яшьлек олы малаена калдырып китә. Күршеләре малайларны бик кызгана. «Ун яшьлек абый аларга әни дә, әти дә», «Ул үзенең дә бала икәнен оныткан инде», диләр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100