Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фермада бер хатынны трактор таптап үтергән

Терлек караучы булып эшләүче ир-ат трактор белән идарә итәргә утырган булган.

news_top_970_100
Татарстанда фермада бер хатынны трактор таптап үтергән
https://tatarstan24.tv

Татарстанда фермада эшләүче хатынны трактор таптап үтергән. Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 26 октябрьдә Алексеевск районындагы фермада эшчеләр салам түкләрен күчерә. Шул вакытта трактор йөртүче башка эшне эшләргә китеп тора.

Терлек караучы ир-ат, трактор йөртү өчен таныклыгы булмаса да, трактор руле артына утыра. Ул салам түген эләктерә һәм сарайга алып китә. Салам түге белән аның алды каплана һәм ул берни күрми. Юлны күрер өчен, йөртүче ир-ат башын кабинадан чыгарып карарга мәҗбүр була. Шулай итеп трактор фермада эшләүче 53 яшьлек хатынны таптый. Хатын урында ук үлә.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100