Карак кибет басарга кергән һәм сыр тутырылган суыткычта йокыга киткән - видео | intertat.tatar

Карак кибет басарга кергән һәм сыр тутырылган суыткычта йокыга киткән - видео

Җинаятьне видеокүзәтү камералары төшереп торган.

Мәскәү өлкәсендә карак ир-ат кибет басарга керә. Шуннан соң ул сәүдә үзәгендәге бер суыткычта йокыга китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге суыткычка сыр тутырылган булган. Бу турыда «Москва с огоньком» телеграмм каналы хәбәр итте.

Карак йөргәнен видеокүзәтү камералары төшереп ала. Кадрларда пыяладан ясалган керү ишегенең ватык булуы күренә. Җинаятьчене исә кибет эчендә табалар. Ул сыр һәм сөт ризыклары куелган суыткычта тыныч кына йоклап ята, диелә хәбәрдә.