Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти белән әни йоклый, әти кап-кара». Ике нәни бала мәетләр янында өч көн яшәгән

Яшь ир белән хатын тозлы кыяр ашагач, икесе берьюлы вафат булган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Әти белән әни йоклый, әти кап-кара». Ике нәни бала мәетләр янында өч көн яшәгән
https://pixabay.com

Ленинград өлкәсендәге Кингисепп районындагы Большое Кузёмкино авылында ир белән хатын берьюлы үлгән. Аларны үз өйләрендә, урын-җирдә яткан килеш тапканнар, мәетләрдә көч кулланып үтерү билгеләре булмаган. Мәетләрне тапканчы, ике нәни бала шушы ук фатирда өч көн яшәгән. Бу турыда 78.ru порталы хәбәр итте.

Туганнары һәм якыннары яшь парның үлеме сәбәпләрен аңлый алмый. Моңа кадәр алар сау-сәламәт булган.

Мәетләр табылгач кына, күрше-күлән фатирдан чыгып торган сасы ис турында искә ала. Ләкин фатир эчендә балалар тавышы ишетелгәч, алар фаҗига булган дип башларына да китерми. Телефоннан шалтыраткач, нәни кыз җавап бирә һәм әти-әнисенең йоклап ятуын әйтә. Ул әтисенең кап-кара төскә керүен сөйли. Шуннан соң гына фатирга мәрхүмнең туган апасы Наталья килеп җитә.

«Мин бу — Наташа, дип дәшәм. Кыз ишекне ачты, мин кердем. Малай ишек каршында тора иде, аннары апасы килеп җитте. Малай памперста, ә кыз трусик һәм майкадан гына. Мин йөгереп кердем дә барысын да күреп алдым. Егылып киттем, кычкырып җибәрдем», — дип сөйли Наталья.

Натальяның абыйсы да, аның хатыны да үлгән булып чыга. Алар үз караватларында, юрган ябынып ятып тора. Йоклаган килеш үлеп китүләре ихтимал. Наталья тиз генә балаларны киендерә дә подъездга алып чыга. Аннары тикшерүчеләр, полиция, ашыгыч ярдәм килеп җитә.

Виктория исемле мәрхүмә хатынның туганнары сүзләренчә, алар соңгы тапкыр видеоэлемтә аша сөйләшкән. Тиздән күрешергә килешкәннәр.

«Бала: „Кайчан киләсез?“ — дип сорый. Без „унтугызы көтегез“, — дидек. Билетлар да алдык. Пенсия алабыз да киләбез дип җыендык. Җомга сөйләшмәдек. Шимбә шалтыраткан идек, трубканы алучы булмады. Әтиләренә мунчага киткәннәрдер дип уйладык, аннары якшәмбе», — дип сөйли мәрхүмәнең әтисе Виктор.

Әти белән әни кеше балалары үлгән дип башларына да китерми. «Олы апа шалтыратты. Вика белән Саша үлгәнен, тизрәк килеп җитәгә кирәклеген әйтте. Ничек инде?! Беркем берни белми. Икесе дә караватта ята, үлгәннәр. Килдек. Ябык табутта җирләргә диделәр. Без шок халәтендә. Ни булган — беркем белми», — дип сөйли елый-елый Виктор.

Авыл халкы яшьләр гөмбә белән агулангандыр дип фаразлый. Кемдер, имеш, табада агулы гөмбәләр күргән. Бу версия расланмаган. Савыт-сабалар чиста булган. Мәрхүмнәрнең ашказанында да гөмбә табылмаган.

Наркотиклар турында версия дә тикшерелә, тик моңа беркем дә ышанмый. Александр гел эштә, хатыны балалар белән иде, ди күршеләре. Алар мәрхүмнәрне яхшы сүзләр белән генә искә ала.

«Александр турында начар сүз әйтә алмыйм. Ул әйбәт кеше иде. Балаларын, хатынын яратты. Тырыш иде. Эчкән килеш тә күрмәдем», — ди күрше Анна.

«Яшь гаилә, яхшылар иде. Эчмәделәр. Бар да яхшы иде. Ни булган — билгесез. Ул газ терминалында эшләде, анда чит ил кешеләре дә эшли. Җаваплы эш. Алкоголикларны алмыйлар. Анда эшкә урнашып та булмый», — ди күрше Михаил.

Ятим калган балалар әлегә хастаханәдә, туганнары аларны алу өчен документлар җыя.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. 78.ru порталы хәбәр иткәнчә, агулану турында версия дә карала. Соңгы кичтә Александр балаларын бакчадан алган һәм әбисенә кергән. Ул әбисеннән бәрәңге һәм тозлы кыяр алып кайткан. Мәрхүмнәрнең фатирында кухняда тозлы кыяр салынган банка табылган. Шул кыяр агулы булуы ихтимал. 

«Ботулинус споралары көтелмәгән вакытта токсин бүлеп чыгарырга мөмкин. Аннан кискен токсикологик күренешләр була, мондый очракта кешеләргә ярдәм итә алмаска да мөмкиннәр. Токсиннар бик куркыныч», — дип аңлаткан ветеринария фәннәре докторы Александр Святковский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100