Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күгәрчен районында сигез балалы гаиләнең йорт-җире янып беткән

Янгын турында хәбәр итә торган җайланма тавышын ишеткәч, кыз бала нәни энесен алып, өйдән чыгып китә.

news_top_970_100
Күгәрчен районында сигез балалы гаиләнең йорт-җире янып беткән

Башкортстанның Күгәрчен районында күп балалы гаилә яши торган йорт янган. Балалар янгын турында хәбәр итә торган җайланма тавышын ишетеп, исән калган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы Башкортстан буенча Гадәттән твш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 25 сентябрьдә көндез Мерәүшле авылында була. Агач йорт һәм верандагы зыян килә.

Ведомство белешмәсе буенча, бу йортта сигез балалы гаилә яши. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куелган. Янгын чыкканда, өйдә ике бала була. Кыз бала тавыш ишетә һәм нәни энесен алып, өйдән чыгып китә.

Янгында зыян күрүче кешеләр юк.

Хәзер бу гаилә Йомагуҗа авылында муниөипаль торакка күченгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100