Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатынының намусын яклады» — Амур өлкәсе министрын турбазада кыйнап үтергәннәр

Түрәне үтерүдә шикләнеп пауэрлифтер-спортчыны тоткарлаганнар.

news_top_970_100
«Хатынының намусын яклады» — Амур өлкәсе министрын турбазада кыйнап үтергәннәр
Михаил Захаров

Амур өлкәсенең цифрлы үсеш министры Александр Курдюков 39 яшендә һәлак булган. Аның хатыны һәм ике баласы ятим калган. Ул әле күптән түгел генә министр итеп билгеләнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

17 июльдә, шимбә көнне, министр гаиләсе белән турбазага ял итәргә бара. Һава торышы яхшы, гаилә су коена, кызына, бар да яхшы була. Кич белән исә Александрны кыйналган, башы имгәнгән, чигә сөяге сынган килеш табалар. 

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, министр турбазада ял итүче бер ит-ат белән талашкан. Ул ир-ат министрның хатынына артык игътибар иткән, аның белән шаяртмакчы булган. Ир-атлар сугышкан һәм Курдюков шул чакта комага киткән. 

Министр бер атна комада ята, гаиләсе дә, хезмәттәшләре дә аның сәламәтләнүенә өметләнә. Тик 24 июльдә Александр Курдюков үлә.

25 июльдә Амур өлкәсе губернаторы мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклаша. Аннары прокуратура җинаять эше ачылу турында хәбәр итә. Җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлыйлар.

Россия Тикшерү комитетының Амур өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе видеосында җинаятьтә шикләнелүче 39 яшьлек ир-ат күренә.

«КП» сайтының үз чыганаклары белешмәсе буенча, ул спортчы, пауэрлифтинг белән шөгыльләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100