Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы очрашу: Ир кеше хатынының аяк-кулларын балта белән чабып, чемоданга тутырган

Ир хатынын гаилә коруларына ике ел булу уңаеннан очрашуга чакырган булган.

news_top_970_100
Соңгы очрашу: Ир кеше хатынының аяк-кулларын балта белән чабып, чемоданга тутырган
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта хатынын вәхшиләрчә үтергән ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Тикшерү фаразлавынча, ир белән хатын талашкан. Шул вакытта ир кеше хатынының башына берничә тапкыр балта белән суккан, аннары мәетне кисәкләргә тураклаган. Күрәсең, шулай итеп, җинаять эзләрен качыру җиңелрәк булыр дип уйлаган.

Ир-ат хатынының аяк-кулларын чемоданга тутырган, ә гәүдәсен тәрәзәдән ишегалдына ташлаган. Узып баручы кешеләр хатын-кыз мәетен күргән һәм полиция чакырткан.

Кайбер мәгълүматлар буенча ир белән хатын аерылышырга җыенган. Хатыны баланы үзе белән калдырырга теләвен әйткән. Шуннан соң шикләнелгән зат аны үтерергә булган. Ир-ат гаебен таныган.

«Мин үз гамәлем өчен үкенәм. Миңа бу гамәлем өчен оят», — дип белдергән ул.

Күршеләр сүзләренчә, бу көтелмәгән хәл булмаган, ир-ат еш кына чыгарыннан чыккан, аларны да мыскыллы сүзләр әйтеп кимсеткән.

Ир хатынын гаилә коруларына ике ел булу уңаеннан очрашуга чакырган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100