Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстанда давыллы җил түбәләрне куптарды баганалар, кран ауды - фото, видео

Кукмара, Алабуга, Тукай районнары табигый бәла-казадан зыян күрде.

news_top_970_100
Бүген Татарстанда давыллы җил түбәләрне куптарды баганалар, кран ауды - фото,  видео

Бүген Тукай районының Бордыбаш авылында табигый бәла-каза шактый зыян китергән.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, көчле җил вакытында йорт түбәләре җимерелгән, ут баганалары ауган.

Социаль челтәрләрдә таралган фотолардан күренгәнчә, түбә калайлары урам уртасында ята.

Ут баганалары ауган.

Йорт коймалары ишелгән, алар өстенә түбә калайлары төшкән.

Әйләнә-тирәдә ботарланган тимер кисәкләре күренә.

Кешеләр зыян күрүе турында хәбәр ителми.

Бүген көчле җил вакытында Чаллыда манаралы кран ауган. Аның фотолары социаль челтәрләрдә чыкты.

Ул якында урнашкан гаражлар өстенә төшкән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кешеләр зыян күрмәгән.

Көчле җил Кукмара районына да зыян китергән.

«Березка» балалар бакчасының түбәсе җимерелгән.

Күп районнарда көчле яңгыр бакчадагы үсемлекләрне аударып бетергән, түтәлләрне су баскан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар язды.

Республикада кырык бистә утсыз калды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Алабуга районында 40 торак пунктта ут бетте. Биредә 4455 кеше яши. Урында төзекләндерү эшләре бара», — дип аңлаттылар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100