Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендәге авылда унбер йорт берьюлы янып беткән

Йөзләп кеше йорт-җирсез калган.

news_top_970_100
Самара өлкәсендәге авылда унбер йорт берьюлы янып беткән
63.mchs.gov.ru

Самара өлкәсендәге Яицкое авылында 26 майда коточкыч янгын була. Иртәнге сигезенче яртыларда башланган янгын Кашира урамындагы берничә йортны юк итә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча версия буенча, ут таушалган электр үткәргеләреннән чыккан булуы ихтимал. Шулай итеп унбер йорт янып бетә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе җитәкчесе Олег Бойко шул хакта сөйләгән.

Йортлар бик якын урнашкан, җил бик көчле булган. Шуңа күрә ут йорттан-йортка бик җиңел генә күчеп барган.

Бистәгә коткаручылар килеп җиткәндә инде унбер йорт та яна торган булган. Янгын 1 мең квадрат метрга таралган. Янгын сүндерүчеләр утны туктата, тик агач йортларның күбесен саклап калып булмый.

Волжский районының янгын күзәтчелеге белгечләре фаразлаганча, ут электр үткәргече ватык булганга башлана. Йортларның берсендә тарттырылган түшәмгә ут каба.

Янгында имгәнүче кешеләр юк. Йөзләп кеше йорт-җирсез калган, аларны вакытлы пунктларга урнаштырып торганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100