Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа районында яшәүче хатын вәхши ирен полициягә тапшырган

34 яшьлек әти кеше исерек килеш ике баласын кыйнаган.

news_top_970_100
Буа районында яшәүче хатын вәхши ирен полициягә тапшырган
https://pixabay.com

Татарстанның Буа районында яшәүче хатын иренә зарланып полициягә мөрәҗәгать иткән. Әти кешенең ике нәни улын кыйнап торуына әниләре түзмәгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, быел гыйнвардан май аена кадәр Буада яшәүче 34 яшьлек ир-ат даими рәвештә балаларын кыйный. Ул исерек килеш тугыз һәм биш яшьлек ике улын йодрыклары белән тукмый, башларына суга.

Май башында әни кеше эштән кайткач, балаларының тәнендә күгәргән эзләр күрә. Ул улларын хастаханәгә алып бара. Табиблар балаларның кыйналган урыннар терки. Шуннан соң әни кеше полициягә гариза яза.

Ир-атка карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100