Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мәктәп автобусын йөртүче кеше исерек килеш балаларны ярышка алып киткән

Өч бала әтисе үз гаебен таный, балалар исә башка автобус белән өйләренә кайтып җиткән.

news_top_970_100
Башкортстанда мәктәп автобусын йөртүче кеше исерек килеш балаларны ярышка алып киткән
Михаил Захаров

26 февральдә Башкортстанның Мишкә районында мәктәп автобус белән исерек килеш идарә иткән ир-атны тоткарлаганнар. Автобус салонында баскетбол ярышына баручы балалар булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Көндезге бишенчеләр тирәсендә Бөре-Тастүбә-Саткы юлының 8 нче километрында юл инспекторлары мәктәп автобусын туктата. Алар документларны тикшерергә тели. Инспекторлар йөртүчедән ис килүен тоеп ала, алар медицина тикшерүе узарга тәкъдим итәләр. Алкотестер өреп чыгарыла торган 1 литр һавада 1,24 миллиграмм алкоголь булуын күрсәтә.

53 яшьлек йөртүче сүзләренчә, ул алдагы көнне эчкән, иртән руль артына утырган. Бу кеше үзе дә күп балалы әти икән, ул гаебен таный.

«Кичә табын корып утыргач, автобус руленә утырдым инде. Балаларны Мишкә авылына алып бардым. Кайтып килгәндә инспекторлар туктатты», — ди ул.

Ир-ат үзенең өч баласы булуын әйтә. «Мин моңа җитди карарга кирәк дип саныйм, минем хатамны кабатламагыз», — ди бу ир-ат.

Мәктәп автобусы баскетбол командасын Мишкә — Иске Балтач авыллары арасында алып барып кайтырга тиеш була. Сигезенче сыйныфта укучы балалар район ярышыннан кайтып килә. Башка автобус аларны алырга килгәнче, балаларны физкультура-сәламәтләндерү үзәгенә урнаштырып торганнар. Аннары балалар исән-сау килеш өйләренә кайтып җиткән.

53 яшьлек ир-атка автобус йөртү тыелган. Аңа карата административ протокол төзелгән, 30 мең сум штраф салганнар, машина йөртү таныклыгын алганнар.

Ир-атның автобуска утырганчы медицина тикшерүе узмавы ачыкланган. Моның өчен ир-атны да, вазифаи затны да административ җаваплылыкка тарталар, дип аңлаткан Башкортстан буенча ЮХИДИ вәкиле.

<iframe width="788" height="444" src="https://www.youtube.com/embed/XeForxcYSro" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100