Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Аршавинның хатыны, журналист һәм модель сигез көн комада булган

Аларның Есения исемле кызы бар.

news_top_970_100
Андрей Аршавинның хатыны, журналист һәм модель сигез көн комада булган
https://pixabay.com

Футболчы Андрей Аршавинның элеккеге хатыны, журналист һәм модель Алиса Казьмина сирәк очрый торган аутоиммун авырудан интегә. Авырудан соң аның йөзе бозылган. Алиса ясалма комада булган. Бу турыда Алисаның әнисе хәбәр иткән, дип яза «Вести» каналы.

Наталия Сарычева социаль челтәрдә кызының авыруы турында язган һәм фото куйган. Ул Алисаның сигез көн ясалма комада, яшәү белән үлем арасында булуын әйтә. Әнисе сүзләренчә, «хәзер бар да артта инде», аның кызы яшәячәк.

Алиса Казьмина Instagram челтәрендәге сәхифәсенә куйган фотоларда аның йөзен әйбәтләп күреп булмый. 

Аршавин белән Казьмина 2016 елда өйләнеште. Аларның Есения исемле кызы туды. 2019 елда ир белән хатын аерылышты, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100