Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәләкәс фаҗигасендә гаепләнүче Тимурның әтисе авылдашларына мөрәҗәгать итте

Атна башында Чаллы янында урнашкан Мәләкәс авылында булган канлы вакыйга бөтен республика халкын тетрәндерде.

news_top_970_100
Мәләкәс фаҗигасендә гаепләнүче Тимурның әтисе авылдашларына мөрәҗәгать итте
Видеодан скриншот

Мәләкәс фаҗигасендә гаепләнүче Тимурның әтисе авылдашларына мөрәҗәгать итте. Әлеге видео «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында чыкты.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 25 яшьлек Тимур яшь кәләше Алсуны һәм аның туганын пычак белән кадап үтерә. Аннары үзенә кул сала. Өч көн алда гына никахларын рәсмиләштерүне бәйрәм иткән парны икесен янәшә җирләделәр.

Мәләкәс халкы бу фаҗигадә Тимурның гаепле булуына ышанмый. «Әнисеннән иртә калып, тырыш, итәгатьле булып үскән, җир җимертеп дөнья көткән егетнең яраткан хатынына кулы барыр микән?!» — ди алар. Прохоровларны җирләргә дә бөтен авыл, хәтта тирә-як халкы җыелды. Төпчек улын югалткан, авыр кайгыга дучар булган Радик Прохоров бүген «Шәһри Чаллы» журналистлары аша Мәләкәс халкына тирән рәхмәтләрен җиткерде.

«Әгәр авылдашларым хәсрәтле вакытыбызда иңнәрен куймасалар, Тимурыбызның гаепсез булуына ышанмасалар, бу кайгыны күтәрә алмас идек!» — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100