Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар авариядә имгәнгән кызның телен тегеп куйган, казналыгын сөякләрдән җыйган

Красноярск табиблары авариягә очраган кызның йөзен кабат ясаган.

news_top_970_100

Красноярск өлкәсенең клиник хастаханәсе табиблары авариядә имгәнгән яшь хатынның йөзен төзәтеп кую ысулын тапкан. Бу турыда медицина оешмасының сайтында хәбәр ителә.

Авария Яңа ел алдыннан була. Бу хатынны санитария авиациясе ярдәмендә өлкә хастаханәсенә китерләр, ул комада була. Пациент үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратында ята, аның баш миенә дә зыян килгән, башындагы сөякләре, шул исәптән битендә дә, сынып беткән. Шулай ук хатынның теле һәм аскы казналыгы өзелгән.

Хирурглар хатынга трахеостома куеп, сулыш алуын көйли, битендәге сөякләрен җыялар, кан тамырларын һәм нервларын тоташтырып, телен тегеп куялар, авыз куышлыгын кабат ясыйлар. Операция биш сәгать чамасы дәвам итә.

«Хирург Ольга Бобкова хатынның йөзен кабат ясады дияргә була. Ул өзелгән тукымаларны җыеп кую җаен тапкан. Аңа ординатор Ольга Когутя ярдәм итте», диелә бу хәбәрдә.

Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100