420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Чаллыда билгеле табиб, Кама балалар медицина үзәгенең анестезиолог-реаниматологы Артем Курбатов вафат булган. Аңа 35 яшь иде. Бу турыда үзәкнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Артем Курбатов бу үзәктә 2017 елдан бирле эшли. Ул бик белемле белгеч иде, дип искә ала хезмәттәшләре һәм нәни пациентларның әти-әниләре.
Артем Курбатов Ижевск дәүләт медицина академиясен 2003 елда тәмамлаган. Татарстанга килгәнче ул Свердловск өлкәсендә, Удмуртиядә «анестезиолог-реаниматолог» булып эшләгән булган.
Мәрхүмнең үлеменең сәбәбе әлегә хәбәр ителми. Экспертиза нәтиҗәләре көтелә, диелә бу хәбәрдә.