Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 19 ел элек кыз баланы вәхшиләрчә үтергән кешене тапканнар

Свердловск өлкәсендә гомерлеккә хөкем ителгән 45 яшьлек ир-ат ун баланы көчләгән һәм үтергән. Хәзер аны кабат Башкортстанда хөкем итәләр.

news_top_970_100
Башкортстанда 19 ел элек кыз баланы вәхшиләрчә үтергән кешене тапканнар
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе архивы

Башкортстанда 45 яшьлек Евгений Петровка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәрендә яшәүче бу кеше көчләү һәм үтерү маддәләре буенча гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

19 ел элек Башкортстанның Дуван районында 16 яшьлек кыз бала мәете табыла. Аны үләр алдыннан көчләгәннәр, аннары мәетне урманда ташлап калдырганнар. Үтерүче-педофилны кайнар эздән таба алмыйлар. 2020 елда гына, узган еллардагы җинаятьләрне тикшерү буенча эш вакытында, кабат шаһитларны һәм мәрхүмәнең туганнарын сораштыралар, җинаять эше материалларын җентекләп тикшерәләр.

Башкортстан тикшерүчеләре ун үтерүдән торган сериягә игътибар итә. Свердловск өлкәсендә 1998-2003 елларда көчләү һәм үтерү, ике тапкыр үтерергә маташу очракларыннан торган җинаятьләр сериясе өчен гаепләнгән ир-ат 2005 елда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән инде.

«Җинаятьләрне кылу ысулы, зыян күрүчеләрнең шәхесләре, җинаятьченең эзләре белән Башкортстанда кыз баланы үтерү очрагы арасында охшаш яклар күп була. Җинаятьләр юл кырыенда гына урманда, җинаять урыны җинаятьче яши торган урыннан машина белән берничә сәгать кенә бара торган юлда булуы да билгеле. Шулай итеп гаепләнүче кешенең бу җинаятькә катнашы булуы ачыкланды. Сорау алган чакта ул гаебен таныды», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Әлеге серияле үтерүче, көчләүче һәм педофил турында «Википедия» сайтында белешмә бар. 9-18 яшьләрдәге 11 кыз аның корбаны булган, ул балаларның унысын үтергән. 

Новоуральск шәһәрендә туган ир-ат 17 яшендә беренче тапкыр җинаять кыла — ул компьютер урлап тоткарлана. Аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. Армиягә баргач ул командирын үтерә язган, бу эшне хәрби прокуратура яба. Аннары ул слесарьлеккә укый һәм әтисе белән комбинатта эшли. Бергә яши торган хатыны белән улы туа.

1998-2000 елларда өлкәдә кыз балалар югала. Аларның берсен сеңлесе каршында ук урлап алып китәләр. Бу кыз котыла ала. Тагын бер кыз әниләре белән су буенда йөргәндә югала. Шуннан соң урманда ярым яндырылган, мәетләре кисәкләргә туракланган биш кыз бала җәсаде табыла. Аннары алтынчысын да табалар. Балалар барысы да үлгәнче көчләнгән. Аннары үтерүләр кисәк кенә туктала. 2003 елда тагын 17 яшьлек кыз югала. Аның мәсхәрәләнгән мәетен балыкчылар судан табып ала. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу урын тирәсендә бер ир-ат машинада йөри, ул кызларга утырып барырга тәкъдим итә, үзен «Петров» дип таныштыра.

Башкортстанда да маньяк үз кагыйдәләренә хыянәт итми, шундый ук вәхшилек кыла. 2001 елның 12 маенда көндез җинаятьче үзенең «ВАЗ-21051» машинасына утырып Дуван районының Мәсәгуть авылы аша бара. Ул биредәге автовокзал янында басып торучы кызны күрә һәм утыртып барырга тәкъдим итә. Кыз ризалаша. Ир-ат кыз баланы урман полосасына алып китә, пычак белән янап көчли һәм буып үтерә. Кыз үлгәч, җинаятьче берничә тапкыр пычак белән кадый. Аннары ир-ат кыз мәетен трос белән машинасына тага һәм урманга эчкәрәк сөйрәп алып бара. Мәетне шунда ташлап калдыра һәм үзе качып китә.

Югалган кызны ярты ел чамасы эзләгәч кенә, сентябрьдә табалар. 

2003 елда Петровны тоткарлыйлар. Ул милициягә үзе килә һәм бер кызны машинага утыртып алып китүләрен күрүен сөйли. Оперативниклар аны таба алмасалар да, Петровның үтерелгән кызны да, машинаны да җентекләп сурәтләвенә игътибар итә. Аннары аның фатирына тентү белән баралар һәм кызларның берсенең алкасын табалар. 

Сорау алганда, дәлилләр белән басым ясый торгач, Петров гаебен таный һәм мәетләрне ташлап калдырган урыннарны күрсәтә. Ул гаебен тануын таный, тик үкенү турында әйтми.

Судмедэкспертиза аны үз аңында дип тапкан. Петровка 2005 елда Түбән Тагилда суд булган һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Хәзер Петровны Башкортстанда 16 яшьлек кызны үтергән өчен хөкем итәчәкләр. Тикшерү барышында ул Уфага изоляторга күчерелгән. Болай да гомерлеккә хөкем ителгән җинаятьченең җәзасы нинди булачагын суд хәл итәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100