news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дүрт кызы ятим калды»: Дөньяда танылган спортчы вертолет һәлакәтендә үлгән

Милли баскетбол лигасының иң яхшы уенчыларының берсе, «Лос-Анджелес Лейкерс» баскетбол клубының һөҗүмчесе Коби Брайант үз вертолетында һәлакәткә очраган.

news_top
«Дүрт кызы ятим калды»: Дөньяда танылган спортчы вертолет һәлакәтендә үлгән
https://pixabay.com/

Коби Брайантны бүген бар дөнья искә алды. Матбугат чаралары «26 гыйнвар кичендә планетада коточкыч хәбәр таралды. Дөнья спорты һәм баскетбол легендасы һәлак булды. „Кара мамба“ 2016 елда спорттан китте, соңгы елларда бизнес белән шөгыльләнә иде», дип язды.

Коби Брайант 41 яшендә һәлак булган. Аның вертолеты Калифорния штатында Калабасас шәһәре тирәсендә фаҗигагә очраган. Бу турыда TMZ басмасына сылтама белән «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Спортчы дуслары белән үз вертолетына утырып ял итәргә килә. Видео кадрларыннан күренгәнчә, егылып төшкәч, вертолетка ут каба.

Вертолетта булган пилот, аның дүрт пассажиры һәлак булган.

Мәрхүмнең хатыны һәм дүрт кызы ятим калды. Кече кызына әле бер яшь тә тулмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар