Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәненең яртысыннан артыграк өлеше пешкән сигез айлык баланы табиблар коткарган

Пешкән вакытта беренче сәгатьләрдә ярдәм күрсәтелмәсә, баланың бөерләре эшләүдән туктарга мөмкин.

news_top_970_100
Тәненең яртысыннан артыграк өлеше пешкән сигез айлык баланы табиблар коткарган

Чиләбе өлкәсенең балалар клиник хастаханәсе табиблары сигез айлык баланы үлемнән коткарып калган. Сабыйның өстенә кайнар сулы кәстрүл төшкән. Малайның тән тиресе өслегенең 55 проценты пешкән. Сабыйга ун тапкыр операция ясаганнар. Бу турыда хастаханәнең матбугат хезмәте «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр итте.

8 айлык Кирилл кайнар сулы кәстрүлне үзе тартып төшерә. Аны бик тиз арада санавиация белән өлкә хастаханәсенә китерәләр. Баланың хәле критик була.

«Термик пешкән балалар барысы да югары куркыныч төркеменә керә. Әгәр беренче сәгатьләрдә ярдәм күрсәтелмәсә, кайтаргысыз нәтиҗәләр булырга, теләсә-кайсы этапта бөерләр эшләүдән туктарга мөмкин. Бала тәненең пешкән өслегеннән бик күп җылылык югалта, кандагы аксым микъдары кими. Транспортировка катгый билгеләнгән тәртиптә оештырыла. Машина махсус җылытыла, бала бу вакытта һич туңарга тиеш түгел. Гадәттә, транспортировка вакытында һәм дәвалаганда артык энергия сарыф итмәсен өчен, мондый пациентларның үпкәләрен ясалма җилләтү оештырыла», — дип сөйли табиб, өлкә хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге җитәкчесе Елена Грицкова.

Башта баланың киләчәге турында беркем дә фараз бирми. Аның яралары бик тирән һәм зур була. Сабыйларның тәненең 20 проценты пешсә, хәл критик дип бәяләнә. Нәни Кириллның исә тәненең яртысыннан артык өлеше яраланган. 

«Без аңа уннан артык операция ясадык. Ләкин операция белән генә баланы исән калдырып булмый. Реанимация һәм анестезиология хезмәте белән бергә эшләү кирәк. Без бергәләп эшләдек. Баланы үлемнән алып калдык», — ди өлкә хастаханәсенең үлекле хирургия бүлеге җитәкчесе Михаил Погорелов.

Кирилл 40 көнгә якын реанимациядә була. 33 көн үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратында ята. Аңа трахеостома куялар. Палатада катгый рәвештә даими температура саклана — ул 30 градустан ким булмаска тиеш була. Бу шартларда табибларга да эшләү кыенлаша, ләкин бала өчен барысына да түзәләр.

Табиблар бишәр кешелек командалар белән эшләгән. Хәзер Кириллга озак айлар буена тернәкләнү, пластик операцияләр, реабилитация таләп ителә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100