Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдәге элиталы фатирда билгеле эшмәкәр һәм аның гаиләсенең мәетләрен тапканнар

Ир-ат, хатын-кыз һәм бала гәүдәсен банкирның олы кызы Анастасия таба.

news_top_970_100
Мәскәүдәге элиталы фатирда билгеле эшмәкәр һәм аның гаиләсенең мәетләрен тапканнар
/moscow.sledcom.r

Мәскәүдәге бер фатирда Михаил Яхонтов, аның хатыны һәм 8 яшьлек улының мәетен тапканнар. Михаил Яхонтов гаиләсе Мәскәүнең көнбатышында элиталы торак комплекста яши. Җинаять 29 нчы каттагы фатирда була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәетләрне Яхонтовның олы кызы Анастасия таба. Әтисе телефонга җавап бирми башлагач, ул фатир ишеген ачарга карар кыла. Хатын-кыз һәм бала мәетен караватта, әти кешенең мәете коридорда табыла.

Бу кешеләрнең үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Җинаять эше ачылган. Күршеләре сүзләренчә, гаилә тыныч яши, ләкин җинаять булган көнне фатирдан шикле тавышлар ишетелә.

«Хатын-кыз, ир-ат һәм бала мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре бар. Тикшерү эшләре бара. Видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнәләр, күршеләрне, мәрхүмнәрнең танышларын сораштыралар», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова.

2016 елда Яхонтовка карата җинаять эше ачылган, аны «Смоленский банк»тан акча чыгару, махсус банкротлыкка чыгару өчен хөкем итәләр. Шуннан соң 2 млрд сумлык бурыч барлыкка килә.

ТАСС хәбәр иткәнчә, мәрхүм ир-атка 57 яшь, аның хатынына 39 яшь, улына 8 яшь. 2019 елда Мәскәүнең Тверь суды Михаил Яхонтовны һәм «Смоленский банк» ҖЧҖның элеккеге өч топ-менеджерын зур күләмдә акча сарыф итүдә һәм кредит оешмасын махсус банкротлыкка чыгаруда гаепле дип таба, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, фатирны ачкан Анастасия — Яхонтовның беренче никахта туган кызы. Туганнары элемтәгә чыкмый башлагач, Анастасия фатирга килә. Ишек ябык булгач, ул өйдә эшли торган хуҗабикә хатынны чакыра, аның ачкычлары була. Фатирга кергәч, Михаилны күреп алалар. Ул кан эчендә ята. Аннары Михаилның икенче хатыны һәм баласының мәетен табалар.

«Олы кешеләр күп тапкыр пычак кадаудан үлгән, баланың муены сынган», — дип хәбәр итә КП хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100