news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда лифтта рәсем ясап йөрүче үсмерләрне видеокүзәтү камерасы төшереп алган

Идарәче компания полициягә мөрәҗәгать иткәч, тикшерү башланган.

news_top
Казанда лифтта рәсем ясап йөрүче үсмерләрне видеокүзәтү камерасы төшереп алган
"Татар-информ"

Казандагы күп катлы йортларның берсендәге лифтны пычратып, рәсем ясап йөрүче үсмерләрне видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Бу кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Биш үсмер лифтка керә. Аларның берсе шунда ук маркер ала һәм лифт стенасына рәсем ясый башлый. Икенче үсмер баллончык ала, ул да рәсем ясамакчы була. Шуннан соң тагын бер үсмер видеокүзәтү камерасы бар икәненә ишарәли.

Үсмерләр бераз киңәшкәч, камераны да буяп куя. Бер үсмер буяу салынган баллончык белән камераны буярга тотына, икенче үсмер аны телефон камерасына төшереп тора.

Социаль челтәрләрдә лифттагы күзәтү камерасы төшергән видео янында фото да бар. Фотода подъезд стенасы сурәтләнгән, анда да лифттагы кебек үк рәсемнәр ясалган.

«Камераны буяп куйгач, беркем белмәс дип уйлаганнардыр», — дип ачулана пост авторы.

Идарәче компания полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер тикшерү эшләре бара. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Әлеге видеоны Татарстан прокуратурасы тикшерә. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

«Прокуратура вандалларның гамәлләренә һәм аларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча вазифаларын үтәү дәрәҗәсенә бәя бирәчәк», — диде Руслан Галиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар