Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аю бәргәч, очып киттем». Аю ботарлаган көтүче ир-ат могҗиза белән генә исән калган

Төньякта Зур җирдән йөзләрчә километр ераклыкта болан көтүен карап йөрүче ир-ат бик каты имгәнсә дә, телефонын алып шалтырату җаен таба.

news_top_970_100
«Аю бәргәч, очып киттем». Аю ботарлаган көтүче ир-ат могҗиза белән генә исән калган
https://pixabay.com

Ямалда боланнар асраучы Владимир Слепцовка ак аю һөҗүм иткән. Ул могҗиза белән генә исән калган. Ир-ат бик җитди имгәнгән, күп итеп канын югалткан, шулай да телефонын алып, туганнарына хәбәр итәргә җай тапкан. Бу вакыйга турында «Вести» каналы сюжетында сөйләделәр.

Әлеге хәл Новосибирск архипелагындагы утрауда була. Бу кеше иртәнге якта боланнар көтүен карарга чыга. Ул аучы йортының тәрәзәләре ватылып бетүен күрә. Шул чакта аңа таба 400 килолы ак аю һәм аның балалары килә башлый. 

«Мин буш мичкәне алып, саклана башладым. Аю миңа ташланды, мин аңа мичкәне ыргыттым. Мичкә еракка очып китте, аю ике тәпие белән минем күкрәгемә бәрде. Мин берничә метрга очып киттем. Аннары торып баскан идем, аю тагын күкрәгемә бәрде, тагын очып киттем», — ди Владимир.

Ак аю көтүченең кулларын, аякларын тешли, аркасын, башын тырнап бетерә. Шуннан соң Владимир үлгән булып кылана. Аю балаларын ияртеп китеп бара. Каны саркып торган килеш бу ир-ат телефонын табып, ярдәм сорарга өлгерә. Бу утрау Зур җирдән йөзләрчә километр ераклыкта була. Владимирны чик сакчылары килеп ала. Аны вертолет белән хастаханәгә илтәләр. Хәзер аның хәле стабиль дип бәяләнә.

Балалары белән йөргән аю — иң куркынычы. Алар балаларын яклау өчен бар көчен куллана. Гадәттә, ак аюлар кешеләр белән аралашудан кача. Ләкин хәзер азык эзләп йөрүче аюлар да кеше торакларына якынрак килә башлады, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100