Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 62 ел бергә яшәгән ир белән хатын ковид-госпитальдә икесе бер көндә үлгән

Мәрхүмә табиб меңнәрчә балага дөньяга килергә ярдәм итә.

news_top_970_100
Татарстанда 62 ел бергә яшәгән ир белән хатын ковид-госпитальдә икесе бер көндә үлгән
Владимир Васильев

Алабугада ирле-хатынлы Фирсовлар вафат булган. 62 ел бергә яшәгән ир белән хатын ковид-госпитальдә икесе бер көнне үлеп киткән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Анна Никандровна һәм Евгений Петрович шәһәр тормышы өчен бик зур хезмәт иткән шәхесләр. Анна Фирсова Алабуга Үзәк район хастаханәсенең бала тудыру — гинекология бүлеген җитәкли, Алабуганың Мактаулы гражданины була, сәламәтлек саклау өлкәсендә 40 ел хезмәт итә, ул меңнәрчә балага дөньяга килергә ярдәм итә. 

Евгений Петрович Прикама нефте төзелешенең башлангычында тора, Алабуга шәһәренә кабат аякка басарга ярдәм итүдә катнаша, диелә.

Алабуга халкы социаль челтәрләрдә Анна Никандровнаны искә ала, кайгы уртаклашалар, бала тапкан хатыннар да, Анна ханым дөньга туарга ярдәм иткән балалар да яза. 

Шәһәр халкы Алабуга урамнарының берсенә табиб исемен бирергә тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100