Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырмыскалы районындагы авылда яшәүчеләр тузаннан зарлана

Авыл янында карьер ачылгач, һаваны тузан бураны баскан, юллар җимерелеп беткән.

news_top_970_100
Кырмыскалы районындагы авылда яшәүчеләр тузаннан зарлана

Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Иске Кыйышкы авылы халкы тузаннан зарлана. Авыл янында комлыкта карьер барлыкка килгәч, биредә тыныч тормыш беткән. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итә.

Инде ярты ел дәвамында Иске Кыйышкы авылы тузанга тончыга. Карьерда берьюлы берничә оешма эшли. 

«Зур йөк машиналары гравий, ком ташый. Монда берни калмады инде. Асфальт та, яхшы юл да бетте», — ди Таһир Камалетдинов.

Юл начарланып беткәч, Кырмыскалы-Уфа маршрутында автобуслар да йөрми. 

Асфальт булмагач, маршрут та юк, автобус йөртүчеләр шундый карар кабул иткән. Авылда 700дән артык кеше яши. Күпчелеге шәһәрдә эшли, студентлар да бар. Уфага үз җаең белән барып җитү дә кыен, куркыныч та.

Авыл советында проблеманы беләләр һәм якын арада мәсьәлә хәл ителәчәк, комны башка карьердан алачаклар дип ышандыралар.

Авыл халкы исә юлга асфальт җәяргә кирәк дип саный. Аннары кабат автобуслар йөри башлаячак. Алар экспертларга һава үрнәкләрен алуны сорап мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу карьер янында яшәү куркыныч түгелме икән, дип борчылалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100