Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-ат сөйгәнен лом белән кыйнаган

Ир белән хатын арасындагы җәнҗалны шаһитлар видеога төшереп торган.

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче ир-ат сөйгәнен лом белән кыйнаган

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге бер йорт ишегалдында ир-ат хатынын лом белән кыйнаган. Бу турыда «Татарстан24» каналы хәбәр итте.

Полиция тикшерү башлаган, җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү ачыклаганча, 18 июльдә ир-ат хатынына лом белән суга, үтерү белән яный. Ул көнчелектән шундый җинаять кыла. Моны шаһитлар да, видеоязмадагы кадрлар да раслый. Хатын-кыз хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән, полициягә гариза язмаган, диелә бу хәбәрдә.

Вакыйга шаһитлары «ВКазани поймут» төркемендә язган. Алар бер тәүлеккә өй арендага алып торган булган. Биредәге каравылчы белән җыештыручы уртак тел таба алмаган. Марат исемле каравылчы хатынын тимер лом белән кыйнаган. Ул хатынының гел хыянәт итүен, бу юлы үзе тотуын әйткән. Хатынның аяклары кара янып беткән, диелә бу хәбәрдә.

«Ял итәргә, туган көн үткәрергә килгән идек, монда мәхшәр. Дүрт сәгать чамасы булгандыр. Хуҗалар гафу да үтенмәде. Нервы бетергән, бәйрәм бозылган өчен акча түләнде», — ди бу кешеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100