Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике машина бәрелешкәч, берсенә ут капкан, биш кеше имгәнгән

Зыян күрүчеләр арасында бала да бар.

news_top_970_100
Татарстанда ике машина бәрелешкәч, берсенә ут капкан, биш кеше имгәнгән

25 июльдә 20.45 сәгатьтә Теләче районында Казан-Шәмәрдән юлында авария булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә Hyundai Getz һәм LADA Granta машиналары бәрелешкән. Шуннан соң LADA Granta юл кырыена төшеп киткән һәм яна башлаган. Аны урынга килеп җиткән коткаручылар сүндергән.

Татарстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, авариядә биш кеше, шул исәптән бер бала имгәнгән.

«Бер кеше авыр хәлдә, икенчесе уртача авырлыкта. Аларны Арча район хастаханәсенә илткәннәр. Өч кешене, шул исәптән бер баланы Саба районы хастаханәсенә китергәннәр. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә», — дигәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Шаһитлар сүзләренчә, балага биш-алты яшь булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100