news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада машинадан төшеп калган монтировка арттагы автомобиль тәрәзәсен ваткан

Бәхеткә, машина йөртүчегә зыян килмәгән.

news_top
Түбән Камада машинадан төшеп калган монтировка арттагы автомобиль тәрәзәсен ваткан
НТР-24

23 июльдә Түбән Кама юлында алдан бара торган машинадан төшеп калган монтировка арттагы автомобиль тәрәзәсен ваткан һәм түбәсен яньчегән. Машина йөртүчегә зыян килмәгән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Җимерелгән машина йөртүче бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Ул үзенең могҗиза белән генә исән калуын әйтә.

Автор сүзләренчә, вакыйга кичке бишләр тирәсендә була. Каты итеп бәрелгән тавышны ишеткәч, яннан бара торган миксер машинасын йөртүче ир-ат та туктала. Кызганычка каршы, бу ике машинада да регистратор булмый.

Монтировка тиеп яньчелгән машина хуҗасы әлеге авариянең шаһитларын эзли. Бәлки аларның регистраторы төшереп алгандыр, дип фаразлый.

Социаль челтәр кулланучылар «Күлмәкчән тугансың», «Мин дә бер тапкыр юлда ята торган монтировканы алып аттым, кемнедер бәладән коткардым», «Коточкыч, әле ярый йөртүче каршына килеп төшмәгән», дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар