Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртәгә туе буласы иде, ә аңа дустын җирлисе». Юл инспекторлары авариягә очраган

Мәрхүмнең ике баласы ятим калган.

news_top_970_100
«Иртәгә туе буласы иде, ә аңа дустын җирлисе». Юл инспекторлары авариягә очраган
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсенең Тогучин район үзәгендә машина эзәрлекләп барганда, ДПС автомобиле юлдагы чокырга эләгә. Йөртүче идарәсен югалта һәм машина юл кырыена төшеп китә. Инспекторларның берсе һәлак була, икенчесен хастаханәгә озаталар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авариягә очраган гаишниклар Дмитрий Гончаров һәм Стас Чебукин сыйныфташлар була. Алар Тогучин районының Горный бистәсендә укыган. Стас авариядә һәлак булган.

«Дима һәм Стас характерлары белән дә охшаш иде. Иде… Икесе дә шат күңелле, мәрхәмәтле. Беркайчан да ташлап китмәсләр. Андый егетләрне эзләргә кирәк әле. Стас футбол яратты, үзе дә шөгыльләнде», — ди танышлары Анна.

Егетләр мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итәләр. Аннары икесе бер ДПС полкына эләгә. Бергә җиде елдан артык хезмәт итәләр. 24 июньдә — фаҗига көнендә дә Стас белән Дмитрий постта була.

Шаһитлар сүзләренчә, ДПС машинасы туктарга теләмәгән мотоциклчыны эзәрлекли. Бер мизгелдә машина тәгәрмәче чокырга тия һәм йөртүче идарәсен югалта. 

«Дима рульдә иде, Стас пассажир утыргычында. Аның ягы бәрелгән. Стасның хатыны, ике баласы ятим калды. Иртәгә Диманың туе буласы иде. Ул бик җитди имгәнмәгән, аны хастаханәдән чыгарганнар. Хәзер ул яхшы дустын җирли», — ди биредә яшәүчеләр.

Полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган мотоциклчыны полиция эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100