Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Купальник кияргә ярата». Казанда бер ир-ат балаларны азындырган өчен хөкем ителде

35 яшьлек ир-атның гамәлләреннән 10-13 яшьлек кыз балалар зыян күргән.

news_top_970_100
«Купальник кияргә ярата». Казанда бер ир-ат балаларны азындырган өчен хөкем ителде
https://pixabay.com

Татарстанда яшәүче 35 яшьлек ир-атны кыз балаларны азындырган өчен төрмәгә озаттылар. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Казанда яшәүче ир-ат 2017-2019 елларда көч кулланмыйча гына 10-13 яшьлек кыз балаларны азындыра. Аның гамәлләреннән мәктәптә укучы сигез кыз зыян күрә.

Ир-атның өен тентегәндә купальниклар табыла. Ул бу киемнәрне өйдә киеп йөрергә яраткан, кайвакыт шуларны киеп урамга да чыккан.

Ир-ат гаебен тулысынча таный. Суд карары буенча аны җиңе елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100