Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт яшьлек бала әтисенең машина тәрәзәсенә кысылып һәлак булган

Балалар әбиләренең өе каршында урамда уйнап йөргәндә фаҗига килеп чыккан.

news_top_970_100
Дүрт яшьлек бала әтисенең машина тәрәзәсенә кысылып һәлак булган
https://pixabay.com

Башкортстанда дүрт яшьлек бала үлгән. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклый. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 23 майда Дуван районында була. Бу көнне 4 яшьлек малай нәни сеңлесе белән уйнап йөри. Балалар әбиләренең өе каршында урамда була. Бер мизгелдә малай әтисенең машинасына кереп утыра. Ул алдагы пассажир урындыгына менә. Аннары малай башын тәрәзәдән урамга таба чыгара. Шул чакта тәрәзә күтәрелә башлый. Малайның муены тәрәзә пыяласы белән арка арасына кысылып кала. Бала имгәнә һәм соңрак үлә.

Тикшерүчеләр фаҗига урынын караган, судмедэкспертиза билгеләнгән. Баланың ата-анасын һәм башка шаһитларны сораштыралар. Бу гаиләнең яшәү шартларын өйрәнәләр, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.

«Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе 4 яшьлек бала үлеме буенча тикшерү эшләрен башкара. Тикшерү барышын республиканың тикшерү идарәсе контрольдә тота», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100