Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тулай торак душында юынганда 18 һәм 19 яшьлек ике егетне ток сугып үтергән

1 һәм 2 курста укучы егетләр математика һәм физика укытучысы булырга җыенган.

news_top_970_100
Тулай торак душында юынганда 18 һәм 19 яшьлек ике егетне ток сугып үтергән
https://sakh.sledcom.ru

26 мартка каршы төндә Көньяк Сахалин шәһәрендә урнашкан тулай торакта ике егет мәете табылган. Аларны душ бүлмәсендәге су җылыткычтан ток сугып үтергән дип фаразлыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко төбәктәге бөтен социаль оешмаларда электр җиһазларын тикшерергә кушкан. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк, диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүмнәр Сахалин дәүләт университеты студентлары булган. 18 һәм 19 яшьлек егетләрнең үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Россия Тикшерү комитетының Сахалин өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, фаҗига вакытында душта өч егет була. Исән калган студент иптәшләрен коткарырга маташа. 

Егетләр иртәнге якта душка керә. Берсен ток суга. Икенчесе иптәшенә ярдәм итмәкче була, ләкин аны да ток суга. Бу ике егет урында ук һәлак була. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары аларның үлемен раслый. 

Тулай торактагы секция старостасы Ксения Нелидова сүзләренчә, душ бүлмәсендә өченче студент та була. Ул электр бирүне туктата, душ бүлмәсенә ишекне ватып ача. Әлеге этажда яшәүче студентлар килеп җитә, алар ток суккан егетләргә ярдәм итәргә тырышып карый. 

Студентлар үлеме турында мәгълүматны Сахалин дәүләт университеты ректоры вазифаларын башкаручы СахГУ Мария Ганченкова да раслаган. Ул калган студентлар бик тиз ярдәм итәргә тырышуы турында сөйләгән. Кызларның берсенең беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен раслый торган сертификаты да булган.

«КП-Сахалин» сайтының югары уку йортында чыганаклары сүзләренчә, мондый очраклар булгалаган инде. Яшьләрне ток суккан, тик җитди нәтиҗәләр булмагач, аңа игътибар бирүче булмаган. Укучылар тулай торак комендантына хәбәр итмәү сәбәбе дә билгеле түгел.

Мәрхүм егетләр педагогик профиль буенча 1 һәм 2 курста математика һәм физика укытучысы булырга укыган. Алар Тымов һәм Долин районнарыннан килгән булган.

Бу тулай торакта электр челтәре үткәргечләрен берничә ел элек кенә алмаштырганнар. Студентлар су җылыта торган титан ватык булгандыр дип фаразлый, диелә хәбәрдә.

РИА Новости шаһитлар сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, студентлар су җылыткычтагы проблемалар турында тулай торак администрациясенә моңа кадәр дә әйткән булган. Тик аларга «куркыныч юк» дип җавап биргәннәр.

Узган төндә исә душ бүлмәсенең берсендә кычкырган тавыш ишетелә. Аннары ике егет ишекне ватып эчкә керә. Аларның берсе су кранын сүндермәкче була, аны ток суга. 

«Бик каты итеп ток сукты, аны читкә алып бәрде, егетнең гәүдәсе ишекне терәтеп куйды. Өченче егет үткәргеч ватык булуын аңлап алган һәм щитокка барып, электричествоны сүндергән. Шуннан соң имгәнгән ике егеткә ярдәм күрсәтә башладылар», — ди студент кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100