Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь кызны сөйгән егете үтергәндә ярдәмгә килмәгән полиция хезмәткәрләрен хөкем итәләр

Күршеләре өч сәгать буенча ярдәм сорап шалтыраткан, аннары үзләре ишекне ватып кергән, тик соң булган.

news_top_970_100
Яшь кызны сөйгән егете үтергәндә ярдәмгә килмәгән полиция хезмәткәрләрен хөкем итәләр
https://pixabay.com

Кемерово өлкәсендә Вера Пехтелева исемле 23 яшьлек кызны сөйгән егете үтергән. Егет белән кыз талашканны күршеләре ишеткән, алар өч сәгать буена полиция чакырырга тырышып караган, тик хокук саклаучылар вакытында килмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вера Пехтелеваны 2020 елның 14 гыйнварында үтергәннәр. Элеккеге сөйгән егете өч сәгать чамасы Вераны җәзалаган. Ул кызга бик күп тапкыр суккан, шул исәптән төрле әйберләр белән бәргән, аннары үтүк шнуры белән буып үтергән.

Күршеләр кызны кыйнаган тавышны ишетеп торган, алар берничә тапкыр 112 номерына шалтыраткан. Диспетчер чакыруны дежур частькә биргән, ләкин полиция хезмәткәрләре берни дә эшләмәгән.

Хокук саклаучылар килмәгәч, күршеләр ишекне ватып бүлмәгә кергән. Алар кыз мәетен һәм аның үтерүчесен күреп алган. Оператив төркем шуннан соң гына килеп җиткән.

21 февральдә Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дежур часть сменасы җитәкчесе булган 41 яшьлек ир-атка һәм өлкән оператив дежурный булып эшләүче 40 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Гаепләү карары белән эш судка тапшырылган.

«Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүчеләр 2020 елның гыйнварында эш урынында була. Алар күп катлы торак йорттагы фатирда хатын-кыз ярдәм сорап кычкыруы турында хәбәрне кабул итәләр. Тик вазифаларына ваемсыз карау сәбәпле, урынга ашыгыч оператив төркем җибәрмиләр. 

Полиция хезмәткәрләре җинаятьне оператив туктату өчен берни эшләми, күрсәтелгән фатирда 23 яшьлек кызны үтерәләр. Элек бергә яшәгән кызын үтергән 23 яшьлек егет җинаять урынында тоткарлана. Аңа карата җинаять эше хәзерге вакытта судта карала.

Гаепләнүчеләр тикшерү белән хезмәттәшлек итми, гаепләрен дә танымый», диелә бу хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләренең бүлмәдә нишләп утырганын видеокүзәтү камерасы төшереп торган:

Суд утырышында дәүләт гаепләүчесе полиция хезмәткәрләренең ваемсызлыгы турындагы җинаять эшен кире тикшерүгә кайтаруны сорый. Ул гаепләү квалификациясен катлаулыракка үзгәртү кирәк дип саный.

«Гаепләү нәтиҗәсендә күрсәтелгән вакыйгалар җинаять квалификациясен катлаулыракка үзгәртергә кирәк булуын аңлаткан очракта, каршылыкларны бетерү өчен, суд җинаять эшен прокурорга кире кайтарырга хокуклы. Шуның нигезендә, гаепләү карарында тасвирланган вакыйгалар Тарицын һәм Балашов (полиция хезмәткәрләренең исемнәре) гамәлләрендә катлаулы җинаять булуын күрсәтү сәбәпле, җинаять эшен прокурорга кайтаруны сорыйбыз», — дип сөйләгән дәүләт гаепләүчесе ТАСС агентлыгына.

Вера Пехтелеваның әти-әнисенең вәкиле дә бу гаепләүне хуплый. Алар зыян күрүче як дип танылган.

Суд әлеге дәлилләр белән килешкән һәм полиция хезмәткәрләренең ваемсызлыгы турында җинаять эшендә гаепләүне үзгәртү өчен, прокурорга кабат кайтарган.

«Хөкем ителүчеләргә белдерелгән гаепләүдән аңлашылганча, Балашов һәм Тарицын үзләренең вазифасын башкармау аркасында Пехтелеваның гомеренә карата җинаять кылынган. Аның үлеме механик асфиксия (буылу) китереп чыгарган муен травмасы аркасында гына түгел, ә башы имгәнү, шул сәбәпле баш мие шешүдән булган. Бу исә Балашов һәм Тарицын берни эшләмәү һәм Пехтелева үлеме арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булуы ихтималын күрсәтергә мөмкин», — дигән судья.

Вера бик яхшы укыган, ярдәмчел, итагатьле кыз булган. Аны яхшы сүзләр белән генә искә алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100