news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада танылган табиб вафат

Роберт Нотфуллинга язын 75 яшь туласы булган.

news_top

Түбән Кама районы үзәк район хастаханәсе табибы Роберт Нотфуллин 74 яшендә вафат булган. Бу турыда НТР сайты хәбәр итте.

Шәһәрдә билгеле стоматолог-ортопед, стоматология клиникасының дәвалау-ортопедия бүлеге җитәкчесе Роберт Нуруллович Нотфуллин вафат булды, диелә хастаханәнең инстаграмдагы хәбәрендә.

Быел ял аңа 75 яшь туласы булган. Ул гомеренең 50 елын медицинага багышлаган. Пациентлар һәм хезмәттәшләре өчен ул тәҗрибәле табиб һәм җитәкче, бик яхшы кеше, хезмәттәш һәм иптәш булып истә калачак.

Пенсиягә чыккач Роберт Нотфуллин Казанга күченгән булган. Аны биредә җирлиләр, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар