Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск шәһәрендә укучы малай математика укытучысын пычак белән яралаган

15 яшьлек үсмерне полиция тоткарлаган.

news_top_970_100
Ульяновск шәһәрендә укучы малай математика укытучысын пычак белән яралаган
https://pixabay.com/

Ульяновск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә укытучыга бер малай пычак белән һөҗүм иткән. 26 февральдә 15 яшьлек үсмер 59 яшьлек укытучыны аш-суда кулланыла торган пычак белән яралый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү мәгълүматы буенча, көндезге ун тирәсендә укучы малай укытучы хатын-кызның корсагына пычак кадый.

«Үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Үсмер тоткарланган. Урында тикшерүчеләр эшли.

«Вести» каналы өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, үсмер 8 сыйныфта укый. Ул математика укытучысына дәрес вакытында һөҗүм итә. Укытучыны хастаханәгә озаталар. Үсмер исә чыгып китә. Ул өендә качып утыра, аны тиз арада тоткарлыйлар. Бу бала бернинди хисапта да тормаган, аның мотивлары турында әлегә белешмә юк.

Әлеге фаҗигане тикшерүне Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов шәхси контрольгә алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Бүген коточкыч вакыйга булды. Ульяновск мәктәпләренең берсендә мәктәп укучысы укытучыны пычак белән яралады. Педагогка табиблар ярдәм күрсәтә, ул тизрәк терелсен өчен барысын да эшли. Мәгариф министрлыгы һәм Ульяновск шәһәре администрациясе бу хәлне җентекләп тикшерәчәк һәм миңа хәбәр итәчәк. Без баланың ни сәбәпле мондый эш кылганын, ничек ярдәм итәсен аңларга тиеш. Ситуацияне шәхси контрольгә алдым», — ди Морозов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100