Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш дәвалаганда унике яшьлек баланың үңәченә энә кереп киткән

Балага наркоз белән операция ясап, энәне алганнар. Табиб исә әле дә башка кешеләрнең тешен дәвалый.

news_top_970_100
Теш дәвалаганда унике яшьлек баланың үңәченә энә кереп киткән
https://pixabay.com/

Ленинград өлкәсендә Петербургтан 170 км ераклыкта урнашкан Приозерск шәһәрендә стоматолог-табиб дәвалаган вакытта 12 яшьлек бала энә йоткан. Малайны тиз арада хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Дрильбор — каналлар чистарта торган энә. Аны бармаклар белән тотып торалар, ул бик нечкә корал, бик очлы. Энә баланың үңәченә керү — бик куркыныч очрак.

«Бала дрильборны суырып алды» — Диманың стоматология карточкасына табиб Светлана К. кулы белән шулай язылган.

«Стоматолог башка табиб белән сөйләште, ә энә минем тамагыма төшеп китте, мин аның төртелгәнен тойдым», — дип сөйли Дима исемле малай үзе.

Диманы табибка үги әтисе Александр алып килә. Дәвалаганнан соң, стоматолог әти кешене сөйләшергә чакыра. Ул килеп чыккан хәлне аңлатып бирә һәм лор-табибка җибәрә. Энә сулыш юлларында табылмый. Шуннан соң әтисе малайны мәктәпкә җибәрә. Энә үңәченә кадый башлагач кына, Диманы рентгенга алып китәләр.

«Энә үпкәләре янында иде, ул кадалыбрак тора. Теш табибы чыкты һәм көлемсерәп: „Менә таптык“, — диде», — дип сөйли Диманың әтисе.

Аннары бала хастаханәдә ята, гомуми наркоз белән эндоскопик операция ясыйлар, аннары тернәкләнү курсы була.

Хәзер биредә «иминлек кагыйдәләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерәләр.

«Медицина документлары алынды, суд экспертизалары билгеләнде, җинаять кылуга китергән сәбәпләр һәм шартлар ачыклана», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Александр Кукса.

Тикшерү нәтиҗәләре булмаган килеш, Приозерск шәһәр хастаханәсендә нәтиҗә ясарга ашыкмыйлар. Табиб Светлана К. яхшылар исәбендә. «Миңа бу турыда әйттеләр. Тикшерү бара», — ди Приозерск районара хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Андрей Никифоренко.

Светлана К. әле дә эшли, авыруларны кабул итә. Аның сүзләренчә, ул рентгенга җибәрү өчен Диманы үзе эзләгән. «Малай тартылып китте, кулларымны этеп җибәрде. Мин андый вакытта игътибарымны читкә юнәлтмим, эшем бик вак, анда барысы да микро үлчәмдә», — ди табиб.

Диманың әти-әнисе ахыргача көрәшергә җыена. Тикшерү дәвам итә. Бу — табиб карьерасында да, Приозерск тарихында да дильбор йоткан беренче очрак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100