Чаллы хоккейчылары матч вакытында судьяны кыйнаган (видео)

Чаллыда хоккей карарга килгән тамашачылар "Белые медведи" (Яр Чаллы) һәм "Аммоний" (Менделеевск) командалары уены вакытында, судьяны кыйнаганны видеога төшергән.
Бу хәл 2 февральдә Чаллыдагы Боз сараенда "Төнге хоккей лигасы" ярымфинал уены вакытында булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Белые" медведи" уенчысы судьяга суккан, шуннан аңа иптәшләре дә кушылган. Сугыш нәтиҗәсендә уенны туктатканнар. 

Матчта "Аммоний"га җиңде дип исәпләнә.