Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә сөннәткә утырткач, биш яшьлек малай үлә язган

Сөннәтче табибка штраф салганнар.

news_top_970_100
Өйдә сөннәткә утырткач, биш яшьлек малай үлә язган
https://pixabay.com

Ставрополье өлкәсендә өйдә сөннәткә утырткач, биш яшьлек малай операция өстәленә эләккән. Өйдә хирургия хезмәте күрсәткән табибка суд булган. Хөкем карары буенча аңа штраф салганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хирург өйгә килеп баланы сөннәткә утырта. Әлеге хезмәте өчен дүрт мең сум акча ала. Аннары сабый авырый башлый, аны хастаханәгә салалар. Биредә табиблар сөннәтче хезмәттәшләренең хаталарын төзәтә.

Кемаль С. исемле хирургны баланың ата-анасы үзләре эзләп таба. Абинский район хастаханәсендә эшләүче табиб Нефтекумский районындагы Шарахалсун авылына килә. Ул биш яшьлек малайны лазер ярдәмендә сөннәтли. Берничә көннән анасы улының авырый башлавын күреп ала.

«Алты яшьтән соң балаларны гомуми наркоз белән, стериль операция шартларында сөннәтлиләр. Бу очракта наркоз да булмаган, авыртуны баса торган дару гына биргәннәр. Сөннәтләү өчен күрсәтмә булмаган, бу дини гамәл булган», — дип аңлаткан сайтның үз чыганагы.

Баланың температурасы күтәрелә. Кемаль С. баланы дәвалау өчен күрсәтмәләр бирә, ләкин киңәшләр ярдәм итми. Сабыйны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, анда абсцесс булуы ачыклана.

Малайга ике операция ясыйлар, аның хәле яхшыра. Хирургка карата җинаять эше ачыла. Ул гаебен таный, ата-анага матди зыянны да каплый.

Суд табибны ирегеннән һәм табиблык эшчәнлеген белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итмәскә була. Аңа 100 мең сум штраф салалар. Ул район хастаханәсендә эшләвен дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100