Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш ел элек югалган бала белән ананы коедан тапканнар

Яшь хатын ерактагы бер авылда яшәүче ир-ат янына шәһәрдән күченеп килеп яши башлый.

news_top_970_100
Биш ел элек югалган бала белән ананы коедан тапканнар
https://pixabay.com

22 гыйнварда Ростов өлкәсенең Усть-Донецк районындагы бистә читендә урнашкан коеда ике мәет табыла. Аларның бала белән ана булуы ачыклана. 27 яшьлек хатын һәм аның 5 яшьлек улы биш элек югалган булган. Бу турыда «Комсомольская правда — Ростов» хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итте.

Хатынның исемен үзгәртеп, Нина дип язганнар. Ставропольдә яшәүче Нина Дон бистәсендә сөйгәнен таба һәм аның янына яшәргә бирегә күченеп килә. 

Күршеләре сүзләренчә, гашыйклар башта бергә яши, никах рәсми теркәлми. Биш ел элек Нина һәм аның улы кисәк кенә югала. Имеш, 2015 елның февралендә алар өйдән чыгып китә һәм шуннан соң аларны күрүче булмый. Күрше-күлән артык шикләнми, Нина торган җиренә кире киткән дип фаразлыйлар. 

Югалган бала җитди авыру була, шуңа күрә аны табиблар эзли башлый. Чөнки баланы даими тикшереп тору таләп ителә. Малай хастаханәдә хисапта тора. «Ана баласын тиешле вакытта тикшерүгә алып килми. Табиблар аңа шалтыратып та карый, тик таба алмыйлар. Шуннан соң табиблар полициягә гариза яза», — ди сайт чыганагы.

Аннары ана белән баланы полиция эзли башлый. Шулай итеп аларны быел гына ташландык коедан табып алалар. Җинаятьтә шикләнеп ике ир-ат тоткарланган, аларның берсе — хатынның сөйгәне дигән мәгълүмат бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100