news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данлыклы футболчы Диего Марадона вафат

2018 елда Диего Марадона Казанга килгән иде.

news_top
Данлыклы футболчы Диего Марадона вафат
Илнар Төхбәтов

Легендар футболчы, Аргентина спортчысы, тренер Диего Марадона вафат. Аңа 60 яшь иде. «Наполи» клубы һәм Аргентина җыелмасының элеккеге уенчысы йөрәге туктаудан үлгән. Бу турыда «Чемпионат» сайты хәбәр итте.

Соңгы тапкыр Диего Марадона 30 октябрьдә матчка килгән булган. Бу уен Марадонаның 60 яшьлек юбилеена багышланган. Ләкин ул уенны карап бетерә алмыйча, сәламәтлегенә зарланып кайтып киткән, диелә хәбәрдә.

2018 елның 30 июнендә Диего Марадона Казанга килгән иде. Ул Дөнья чемпионаты вакытында Казанда узган Аргентина һәм Франция җыелма командалары арасындагы матчны карады.

Аны «Алтын малай» дип тә йөртәләр иде. Диего Марадонаның баш миенә операция ясаган булганнар. 12 ноябрьдә хастаханәдән чыгарганнар, дип язды РИА Новости.

Диего Марадона футбол тарихында иң яхшы уенчыларның берсе дип санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар