Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек малайны үз бабасы пычак кадап үтергән

Баланы әти-әнисе бабасы янына кунакка китереп калдырган булган.

news_top_970_100
Алты яшьлек малайны үз бабасы пычак кадап үтергән
https://pixabay.com

22 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә 6 яшьлек малайны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьне 59 яшьлек ир-ат — баланы бабасы кылган дип шикләнәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«КП» сайтының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, баланы әти-әнисе бабасы янына кунакка китерә. Ләкин бабай бала белән шөгыльләнәсе урынга, аракы эчәргә тотына. Бабай кич буе эчә, аннары балага карата агрессия башлана. Бер мизгелдә бабай бөтенләй акылдан яза — ул пычак ала һәм сабыйга кадый башлый.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, ир-ат балага күп тапкыр пычак кадый.

«Алган яраларыннан бала урында ук үлә. Урынны тикшерүчеләр карады, дәлилләр алынды. Экспертизалар билгеләнде», — дип аңлатканнар ведомствода.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаебе исбатланса, бу кешене егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100