Татарстанда педагогика фәннәре докторы, профессор Валерия Масленникова вафат

60 еллык эшчәнлек дәверендә Валерия Масленникова 400дән артык фәнни хезмәт язган.

24 октябрьдә педагогика фәннәре докторы, Россиянең Фән һәм югары белем бирү министрлыгының Казан Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институтының әйдәп баручы хезмәткәре Валерия Масленникова вафат булган. Бу турыда югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Валерия Шамилевнаның казанышлары күпсанлы бүләкләр һәм мактаулы исемнәр белән билгеләнде. Ул Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, атказанган мәдәният эшлеклесе, мәгариф һәм фән өлкәсендә Россия Хөкүмәт премиясе лауреаты", дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәте.

Валерия Масленникова 1940 елда туган. Аның биографиясендә ТАССР һәм Татарстан тарихы чагыла. Аның 60 еллык хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге республика белән бәйле иде. Ул инглиз теле укытучысы булып эшләде, Казан комсомолының Идел буе районы комитетының икенче һәм беренче секретаре, партиянең Татарстан өлкә комитетының марксизм-ленинизм университеты ректоры, Укытучыларның белемен күтәрү институтында мәдәният бүлеге мөдире һәм башка вазифаларда эшләде. Аның соңгы эш урыны Казанда Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институтында булды, ул әйдәп баручы фәнни хезмәткәр иде.

Масленникованың фәнни-педагогик эшчәнлеге педагогик белемнең төп өлкәләре белән бәйле. Ул һөнәри белем бирү теориясе һәм методикасы, иҗтимагый эш, педагогик синергетика һәм мәдәни тикшеренүләр белән шөгыльләнде. Валерия Шамилиевна 400 дән артык фәнни хезмәт бастырып чыгарды, шулай ук алтмыштан артык фән докторы һәм кандидаты, югары квалификацияле белгеч әзерләде.

Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты хезмәткәрләре Валерия Шамилиевнаның туганнары һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша, диелә бу хәбәрдә.