Канализациядә кыска ялганыштан чыккан янгында дүрт бала һәм аларның анасы үлгән

Мәрхүм сабыйларның кечесенә бер яшь тә тулмаган, олысына ун яшь булган. Фаҗигадә бары тик әти кеше генә исән калган.

Якутиянең Нам районындагы Крест-Кытыл авылында янгыннан соң зур, матур йортның стеналары һәм түбәсе генә калган. Биредә Макаровлар гаиләсе яши, аларның дүрт баласы бар. 24 октябрьгә каршы төндә барысы да һәлак була, бары тик әтиләре генә исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгын турында 04.43 сәгатьтә хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәндә бөтен өйне ут чолгап алган була инде. Янгын мәйданы 160 квадрат метр чамасы тәшкил итә.

Янгынны сүндергәндә өйдән биш мәет алып чыгалар. 31 яшьлек Александра, аның дүрт кызы һәлак була. Нарьянага 10 яшь, Намынага — 6, Айгыланага — 5, Кашкилянага исә әле бер яшь тә тулмаган, ул 2020 елда туган.

«Якынча версия буенча, янгын канализациядә җылыткыч кабельдә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан», — дип хәбәр ителә Якутия буенча Гадәттән Тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

«Хәзерге вакытта фаҗига урынын тикшерәләр. Исән калган ир-атны сораштыралар. Тикшерү эшләре бара. Экспертизалар билгеләнәчәк. Шуннан соң хатын-кыз һәм аның балаларының үлеме сәбәбе ачыкланачак», — дип хәбәр иткәннәр Якутия буенча Тикшерү комитетында. 

Якутия башлыгы Айсен Николаев мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Ул шул хакта инстаграмда язып калдырган.

«Бүген иртән Нам улусындагы фаҗига бөтен Якутияне тетрәндерде. Анда биш кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булды. Бу бик зур кайгы, гаилә өчен дә, безнең барыбыз өчен дә. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, бөтен республика сезнең өчен борчыла. Бу фаҗига барыбызга да иминлек кагыйдәләрен үтәү турында кабат искә төшерә. Бөтен гражданнарны да янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакырам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип яза Якутия башлыгы.

24-26 октябрьдә Нам районында матәм көне игълан ителгән. Бу көнне күңел ачу чаралары булмый, дәүләт флагларын төшереп торалар.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр комитетының экстрен утырышында әлеге гаиләгә психологик һәм матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителгән.