Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабер казыган идек». Бер ир-ат үзенең «үлгән» әнисен ковид-хастаханәдә тапкан

Зиратка җеназага җыелган туганнарга әбинең исән булуын хәбәр итәләр.

news_top_970_100
«Кабер казыган идек». Бер ир-ат үзенең «үлгән» әнисен ковид-хастаханәдә тапкан
Салават Камалетдинов

Пермь табиблары 74 яшьлек хатын үлеме турында ялгыш белешмә биргән. Туганнары кабер казып, чәчәкләр сатып алгач кына, әбине ковид-хастаханәдә тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Әнине хастаханәдән алып чыккач, без аңа табут, веноклар алып куйганыбызны әйтеп тормадык. Табибларның коточкыч хатасы аңа бик зур борчу китерер иде», — дип сөйли әбинең улы Алексей.

Июль урталарында Пермьдә 74 яшьлек пенсионер Людмила Геннадиевна Н. үзен начар хис итә. Аңа ашыгыч ярдәм чакыралар һәм инсульт булган дип шикләнеп, Закамск хастаханәсенә алып китәләр. Берничә көннән әбигә COVID-19 тесты ясыйлар, башка хастаханәгә күчерәләр, аннары өченче хастаханәгә илтәләр. Әбинең кесә телефоны да бар, ләкин соңгы көннәрдә хәле авыр булгач, ул шалтырата һәм сөйләшә алмый.

«10 көннән соң алар миңа шалтыратып, әниемнең вафат булуын хәбәр итте. Без аның белән икәү яши идек. Мин бик каты борчылдым, ялгыз калдым дип кайгырдым», — ди Алексей.

Алексей хастаханәдән белешмә ала, аннары ЗАГСта үлем турында таныклык бирәләр һәм туганнар җирләү эшләренә әзерләнә башлый.

«Мин абыем, әниемнең абыйсы белән бергә җеназа әйберләре, табут, чәчәкләр әзерләдек. Алар кабер казытты, җирләү көнен билгеләдек. Шул көнне җеназага килүчеләр Төньяк зиратка җыелды. Әни гомере буе ташчы булып эшләде, хезмәт ветераны исеме дә бар. Аның белән хушлашырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килде», — ди ул.

Халык катафалкны көтә, тик машина килми.

«Без шалтыратып җавап ала алмагач, абыем белән машинага утырдык һәм хастаханәгә бардык. Абый моргка китте, ләкин мәетләр арасында ул сеңлесен тапмаган. Аннары коронавирус костюмы кидереп, мине „кызыл зонага“ җибәрделәр. Палаталарның берсендә яткан хатын-кызлар арасында мин әниемне таптым. Исән! Ул мине шунда ук танымады, ләкин мин аңа: „Әни, сәлам, бу мин!“ — дип әйттем», — дип искә ала Алексей.

Әбинең хәле булмаса да, ул бик гаҗәпләнә, хастаханәдә коронавирус костюмнары киеп йөргән улын күрүенә шакката.

Палатадан чыккач, Алексей җеназага җыелган һәм аптырап калган туганнарына шалтырата, җеназа булмаячагын һәм әнисе Людмила Геннадиевнаның чыннан да исән булуын әйтә. 

Аннары ул баш табиб янына керә. Ишек төбеннән керешли үк «Нишлисең? Нигә тере кешеләрне күмәргә?» — ди ул.

Табиб гафу үтенә. «Гафу итегез, зинһар, хата чыкты», — дип кенә әйтә ала баш табиб.

Ике атна узгач, әбине өйгә кайтарып җибәрәләр. Аның белешмәсендә инсульт һәм COVID-19 диагнозы куелган. «Без әниемне машина белән өйгә алып кайттык, ул рәтләп йөри алмый. Ике ярым атна узгач, иртән торсам, әнием караватында ята, аның тәне салкын. Ул сентябрь башында үлде», — ди Алексей.

Гаилә кабат җеназа оештыра. Беренче «җеназа» га тотылган акча әле кире кайтару этабында була, шуңа күрә алар бар әйберне кабат сатып ала. «Ашыгыч ярдәм һәм полициягә шалтыратып, әнием үлгәнен әйткәч, минем өйгә ике курьер килде, аларның берсе белән мин килешү төзедем һәм бу юлы әниемне җирләдем, кызганыч, бу юлы чынлап та», — ди Алексей.

Аның кулында әнисенең үлеме турында ике белешмә бар. Документларны рәткә китерү өчен, ул беренче, ялгыш язуны юкка чыгару үтенече белән судка мөрәҗәгать иткән.

«Суд утырышы вакытында хастаханәнең үлем турында белешмәне ялгыш биргәнлеге, бу документ төзелгән вакытта дәгъвачының әнисе исән һәм хастаханәдә дәвалануы ачыкланды. Шуңа күрә суд үлем турында ЗАГС биргән таныклыкны юкка чыгару буенча дәгъвачыларның таләбен канәгатьләндерде», — дип әйткәннәр Пермьнең Киров судының матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 май 2022
    Исемсез
    на каком языке вы пишете? ничего не понятно. вы не татарский язык, а себя, свою школу, родителей унижаете
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100