Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара диңгез буендагы курортлар янында урманнар яна

Узган төндә Краснодар өлкәсендәге таулы районнарда ял итүче 350ләп туристны эвакуацияләгәннәр.

news_top_970_100
Кара диңгез буендагы курортлар янында урманнар яна
Краснодар өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кара диңгез буенда икенче көн рәттән табигый янгыннар белән көрәшләр. Хәзерге вакытта Туапсе районында, Анапада, Геленджикта һәм Новороссийск шәһәре янында урманнар яна. Биредә йөзләрчә җәнлек төрләре һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Урман янгыннарына барып җитү дә кыен, биредә җил тизлеге секундына 27 метрга кадәр җитә.

Иң зур янгын Анапаның тыюлык зонасында — Олы Утриш районында чыккан. Биредә 12 гектар мәйданны ут харап иткән инде. Хәзерге вакытта аны сүндерү дәвам итә.

Белгечләр сүзләренчә, диңгез буендагы янгыннардан экосистемага бик зур зыян килә. Йөзләрчә тере хайваннар үлә, туфрак бетә. Янгын урманнарны чүлгә әверелдерә дип әйтергә була.

«Янгын үз юлындагы бар тереклекне бетерә. бу су басудан да начаррак. Бездә урманнар тәбәнәк, янгын тоташ стена булып бара. Үсемлекләр дә уттан юкка чыга. Йөзләрчә төр хайван, бөҗәкләр, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр — тиз генә уттан качып китә алмый торганнар барысы да һәлак була», — дип аңлаткан Краснодар экологы Вениамин Голубитченко «КП-Кубань» сайтына.

Белгеч сүзләренчә, таулы урыннарда һәм коры районнарда янгын вакытында туфрак та бик нык бетерелә, үсемлекләр барлыкка килсен өчен бик озак вакыт кирәк.

«Бездә 15-20 ел элек янгын булган районнар бар, аларда әле дә үсемлекләр дөньясы яңарып бетмәде, бераз куаклыклар һәм чуерташ кына бар», — ди эколог.

Өлкәнең Табигать министрлыгы мәгълүматы буенча, яр буенда янгынаут белән саксыз эш итүдән килеп чыккан. Шул сәбәпле экосистемага зыян килә, юкка чыгу куркыныч булган хайваннар күп, диелә бу хәбәрдә.

25 августка каршы төндә коткаручылар таулы-урманлы урыннардан ял итүчеләрне эвакуацияли башлаган.

«Төнлә белән Кече Утриштан ял итүче 350 кешене эвакуацияләдек», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш министрлыгында «КП-Кубань» сайтына.

Коткаручылар сүзләренчә, тауларда кешеләр күп. Алар «кыргыйларча» палаткаларда ял итәргә килгән, җәяү дә, машина белән дә килүче туристлар бар. Аларның барысына да урманнан чыгып, куркынычсыз урынга китәргә кушканнар.

«Краснодар өлкәсенең бу пляжларында туристлар җылы диңгез һәм 30 градуслы эсселектән сөенми инде. Кешеләр уникаль тыюлык югалуга борчыла. „Олы Утриш“ тыюлыгы аларның күз алдында уттан юкка чыга», дип хәбәр итте РЕН ТВ каналы.

Янгын үзәгеннән үзләре чыгып котыла алган туристлар китәргә ашыкмый, алар чылбыр булып тезелеп, диңгездән су алып бирешә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100