Туйда биегәндә, кәләшнең тез сөяге чыккан - видео | intertat.tatar

Туйда биегәндә, кәләшнең тез сөяге чыккан - видео

Имгәнгән хатын туй күлмәген кигән килеш хастаханәдә ятарга мәҗбүр булган.

Америкада туй вакытында кәләш егылып, тезен имгәткән мизгел төшерелгән видео интернетта популярлык казанды. TikTok челтәрендә таралган кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

Пенсильвания штатында яшәүче 34 яшьлек Джули Бенн һәм 32 яшьлек Пол Рихтер былтыр ук өйләнешә, тик пандемия сәбәпле туйны кичектерергә туры килә. Алар быел 3 июльдә туй итәләр. Антлар бирешкәч, яшьләр бии башлый. Ләкин, кызганычка каршы, кәләшнең тез сөяге чыга.

Пол сүзләренчә, Джули башта үзе берни аңламаган да. Аннары аны туй күлмәге кигән килеш хастаханәгә илткәннәр. Табиблар аңа берничә сәгать ярдәм иткән.